Дими Тарлауда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды
Бүген, 8 май көнне, Дими Тарлау авылында илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, Республика хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, димитарлаулылар, читтә яшәүче авылдашлар, кунаклар һәм башкалар катнаштылар. Һәйкәлгә тәкыялар салынды, сугышта һәлак булганнар бер минут тынлык...
Бүген, 8 май көнне, Дими Тарлау авылында илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, Республика хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, димитарлаулылар, читтә яшәүче авылдашлар, кунаклар һәм башкалар катнаштылар. Һәйкәлгә тәкыялар салынды, сугышта һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев