Җәмгыять

Әти белән әни декрет ялын үзара ничек бүлешә ала

Өч яшькә кадәр бала карау ялын гаилә әгъзалары үзара уңайлы итеп бүлешеп куллана ала. Мәсәлән, башта баланы әни кеше карый, ә киләсе айларда бу вазифаны әтисе үз өстенә ала. Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Свищев «РИА Новости» агентлыгына сөйләгәнчә, бу ялны рәсми эшләүче теләсә кайсы туган — әби, бабай яисә опекун да рәсмиләштерә ала.

Моның өчен гаилә әгъзасының рәсми рәвештә эшләве һәм эш бирүчегә тиешле гариза юллавы таләп ителә. Туганнар бала карау чорында бер-берсен чиратлаштырып алмаштыра ала.
«Татар-информ» МА искәрткәнчә, бала карау өчен пособие сабыйга яшь ярым тулганчы түләнә. Аның күләме хезмәткәрнең уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта ул билгеләнгән чикләрдән ким була алмый: 2026 елда эшләүче гражданнар өчен минималь пособие күләме 9 227,24 сум, ә максималь суммасы аена 68 995,50 сум тәшкил итә.


Нет комментариев