Дәүләт Советы рәисе урынбасары аграр көллиятнең яңа техникасы белән танышты
Бүген районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде.
Ул иң элек Сарман аграр көллиятенең машина-трактор паркында, андагы уку корпусында, кабинетларда булды, уку йортының эшчәнлеге, яңа техника белән танышты, көллият укучылары белән аралашты.
Билгеле булганча, узган ел парк зур үзгәрешләр кичергән иде.
– Без Россия күләмендә 160 миллион сумлык грант оттык. Илебезнең 400 көллият һәм техникумы арасында җиңү яулаган 79 уку йортының берсе без булдык. Грант акчасына яңа техника – 3 «КамАЗ», 5 җиңел машина, төрле төрдәге 6 трактор, чәчү агрегатлары, культиваторлар, 3 төрле амбар техникасы, автоүлчәү һәм башкаларны, кыскасы, барлыгы 31 техника берәмлеге алдык. Дәүләт программасы нигезендә парктагы төзекләндерелмичә калган бер зданиегә 45 миллион сумлык реконструкция үткәрелде: җылылык, ут кертелде, кабинетлар, лаборатория ясалды, шулай итеп, укучылар өчен барлык уңайлыклары булган уку зданиесе булдырылды,– диде көллият директоры Илфат Нигъмәтуллин.
Ул очрашуда катнашучыларны көллият бирә торган белгечлекләр белән дә таныштырды. Биредән ел саен 120-130 укучы һөнәр алып чыга, шунысы да игътибарга лаек – көллияткә укучылар күрше-тирә шәһәр районнарыннан да авыл хуҗалыгы белгечлекләре үзләштерергә киләләр. Көллият студентлары очрашуда катнашучыларны Данил Әхәтов, Булат Шаһивәлиев, Булат Миңнеханов яңа техника белән таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев