Дәүләт Думасы депутаты Россиядә артык авырлык проблемасын хәл итү юлларын күрсәтте
Бүгенге көндә артык авырлык тиешле чиктән узу бөтен дөньяда да, Россиядә дә иң четерекле медицина проблемаларының берсенә әверелде. Хәзерге вакытта ил халкының яртысыннан артыгы шушы мәсьәләдән җәфа чигә.
Бу проблеманы хәл итү юллары турында «Татар-информ» агентлыгына РФ Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов сөйләде.
«Моңа комплекслы караш кирәк. Проблеманы спортзаллар белән генә хәл итеп булмый. Өстәвенә, спортзалы бушлай булса да, кешенең анда теләп йөрүенә гарантия юк», – диде парламентарий.
Артык авырлык җыюның эндокрин системасы эшчәнлеге бозылуга бәйле төрләре булса да, күп очракта бу кешенең тормыш рәвешеннән килә. Леонов фикеренчә, дәүләт мондый процессларга турыдан-туры тәэсир итә алмый.
«Әгәр кеше үзен бөтенләй карамый башлаган икән, диванда ятып сыра гына эчә һәм бу аңа ошый икән, сез аның белән нишли аласыз соң?» – дип сорау куйды депутат.
Сәламәтлек саклау комитеты җитәкчесе иң нәтиҗәле юл дип пропаганданы һәм кешеләргә үз тормышларын ничек дөрес оештырырга кирәклеген аңлатуны саный.
«Бу – дөрес тормыш рәвеше һәм табиблар җәмгыяте актив таратырга тиешле идеология мәсьәләсе. Җәмгыятьтә үз сәламәтлегеңне саклау трендка әверелергә тиеш. Нәкъ шулай булып чыга да инде, бу омтылыш көчәя бара. Бүгенге көндә күбрәк кеше дөрес тукланырга һәм физик активлыкны арттырырга тырыша», – дип йомгаклады Сергей Леонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев