Дамир абыйга 90 яшь тулды
Сарман авылында гомер итүче Тәхавиев Дамир Таҗи улы бүген 90 яшьлек олуг бәйрәмен билгеләп үтә.
Гомеренең өчтән бер өлешеннән артыгын бертуктаусыз руль артында уздыра ул. Гел хәрәкәттә, хезмәттә булгангадыр, СөбханАллаһ, аңа үз яшен биреп тә булмый әле. Бүгенге көндә дә яшьләрчә җитез, җор телле, шаян сүзле. Тормыш иптәше – икмәк комбинатында лаеклы хезмәт куеп, халык хөрмәтен яулаган Хәдичә апа белән 65 ел тату гомер итеп, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, онык-оныкчыкларга сөенеп яшиләр.
Коммунистик хезмәт алдынгысын олуг юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, балалары, туганнары да ветеранны гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр. Матур җырлар да Дамир абый белән Хәдичә апага атап башкарылды. Юбиляр аларга кушылып, үзе дә җырлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев