Чураш егете Фәнис Солтановка истәлек тактасы ачылды
Бүген кечкенә Чураш авылы халкы өчен зур чара үткәрелде.
Авылның Бөек Ватан сугышында hәлак булганнар истәлегенә салынган hәйкәл янында авылдашлары - махсус хәрби операциядә hәлак булган Солтанов Фәнис Фәнүз улы истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды. Батыр егетнең әнисе, гаиләсе, якыннары, авылдашлары җыелганнар иде. Тантананы күренекле тарихчы, укытучы Назыйм Мәхмүтов бик эзлекле итеп алып барды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе - баш мөхәррир Альбина Сабирова, әфганчы Бәhедәр Фазлыев, Фәниснең укытучылары Рәфисә Сафина, Вәсимә Хәйруллина, сеңлесе Гөлфизә хатирәләре белән уртаклаштылар, ил-көннэргә тынычлык теләделәр. Соңыннан истәлек тактасына тере чәчәкләр салынды, геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Якыннары газизләренең каберендә дә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев