САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чураш авылында яшәүче Гөлсәвия Гыймаеваны җирлек җитәкчелеге, авылдашлары, якыннары юбилее белән тәбрикләделәр

Гөлсәвия апа белән танышуыбыз очраклы килеп чыкты. Җәй көне, Чураш авылына чарага баргач, берәүләрнең капка төпләрендә хәрбиләргә ясалган һәйкәл торуына игътибар иттем. Кайтышлый, түзмәдек, турларында тукталдык. Без һәйкәлне караштырып торган арада капкада бер мөлаем апа пәйда булды. Йөзе дә якты, үзе дә сөйкемле әңгәмәдәш безне өйләренә чакырды.

Хәл-әхвәлләр сорашкач, ни белән шөгыльләнүләре, әлеге һәйкәлне кем ясавы хакында кызыксындым. Улы Рафак армия сафларында көнчыгышта ил сакчысы булып хезмәт иткән, идея авторы шул икән. Авылда андыйлар санаулы, диләр. Шундый патриот ул тәрбияләгән ананың тормыш юлы да кызыклы кебек тоелды.
- Үзең өчен генә сөйлим, апаем, берүк яза күрмә, яме, – дип башлады сүзен Гөлсәвия апа, редакциядән икәнемне белгәч. 
Журналист тиккә генә тыңлап торамыни инде, әлбәттә, аның һәр сүзен күңелгә теркәп бардым. Тора-бара, язарга җае да чыкты: 7 ноябрь көнне Гыймаева Гөлсәвия Зәйнетдин кызына 85 яшь тула икән.
- Мин 1940 елда туганмын. Гаиләдәге биш баланың өченчесе. Иң олы апабыз гүр иясе булды, ә калганнары, Аллаһка шөкер, исән-саулар. Ачлыкның да нәрсә икәнен күрдем мин. Бер уч ашлык өчен, әнкәйне, дүрт баласын калдырттырып, 10 елга төрмәгә алып киттеләр. Ике ел да 8 ай торганнан соң, балалар бәхетеннәндер, җаныкаемны чыгардылар, – дип дәвам итте ул.
Ишле гаиләдә ашау да – такы-токы, өсләренә киярләренә дә булмый. “Әнине алып киткәч, 8 яшьтән бәрәннәр карый башладым. Шуларны кочаклап йоклый идем. “Бәрәннәре үләр, миңа штраф салырсыз. Минем чәйлек тә чутым юк бит”, – дип әйтә иде әткәй. Аны Бөек Ватан сугышына алдылар, ул яу кырыннан 1946 елда гына кайтты”, – диде Гөлсәвия апа.  
Җиде класс белем алганнан соң, кыз торф чыгарырга китә. Плюш жикетка кызыккан идем, ди. Бик яшьли урман да кисәргә туры килә үзенә. 
- Әнкәйләргә, комсомолга керергә барам, дидем дә, Теләнче Тамакка җәяү киттек. Шулай итеп, торфка барырга дип, вербовщикка язылып кайттык. “Большой” дигән җиргә – Горький якларына җибәрделәр. Ике ел рәттән барырга туры килде анда. Байбүләк, Күктәкә, Кызыл Байрак урманнарын без тазарттык. Бөтен бала-чага бергәләп егермешәр агач аудара идек. Белмим, ничек эшләгәнбездер?! Барысын да кул белән башкардык бит әле. Аннан, ничә яшьтә булганмындыр инде, ат белән комбайннан икмәк ташыдым. Бервакыт, мин йоклап киткәнмен дә, ат арыш арасына кереп югалган бит. Бөтен комбайннар эштән туктаганнар. Мине җайдак килеп тапкан, – дип, янә балачак хатирәләрен яңартты яңа танышым. 
Үзе дә чын “боевой” булган инде! Хәзер дә, әйтсә, мөгаен, сүзен үтемле итеп әйтәдер. Яшенә карамастан, баскан җирдән ут чыгара. Җор телле, шаян сүзле әбекәйдән күз дә алмый, аны рәхәтләнеп тыңлап утырдым. Ул сөйли, мин сораштырам. Шулай итеп, тормыш иптәше Лотфрахман абый белән танышу тарихына да чират җитте.
- Барысы бергә 12 көн булгандыр, апаем. Зәйнетдин кызына ир чыкканда, барыйм әле, дидем дә, киттем дә бардым. Аның белән урман кисәргә баргач танышкан идек. Бик әйбәт кеше булды, кулы эш белде. Бик иртә китеп барды шул. Уйламаганда-көтмәгәндә, дигәндәй, суга төшеп югалгандай булды. 66 гына яшь иде. Ул үлгәч, атын алырлар, дип, аның урынына эшкә йөрдем әле. Җиде еллап ат җиктем, – диде Гөлсәвия апа. 
Кияүгә чыкканда, кызга нибары 19 яшь кенә була. Үзе әйтмешли, ике бием өстенә килә ул. 
- Бик әйбәт булдылар икесе дә. Олысы – 84кә, икенчесе 97 яшенә кадәр яшәде. Берсе, дигәнем, иремнең апасы иде. Аның ире сугышта үлеп калган, 23 кенә көн яшәп калганнар алар. Башка тормышка чыкмады Сабира апа, гомере буе тракторда эшләде, хезмәт хакы бик аз булды, шуңа пенсиясе дә 12-13 мең тирәсе генә иде. Архив янгач, бөтен документлары да шунда янып беткәннәр. Шунлыктан стажын да җыя алмады. Аның белән бергә 57 ел яшәдек. Ә каенәнкәй белән 23 ел гомер иттек. Бүгенге көндә дә икесен дә сагынып яшим. Бик рәхәт тордык, дус-тату булдык. Мин килен булып килгәндә, иремнең җиде туганы да исән иде. Аларны да соңгы юлга озаттым. Барысының да урыннары оҗмахта булса иде, – диде киң күңелле ветеран. 
32 ел кул белән сыерлар сава, 7 ел бозаулар карый ул үзе, сарыкчылыкта да эшли. Өстәвенә, дүртәр гектар чөгендер бүлеп бирәләр. Иртәнге икедән аякөсте, көне-төне эштә уза гомере. Кормаштан килен булып төшкәненә дә быел 64 ел булган, ә иренең вафатына чирек гасыр вакыт үткән. Лотфрахман абый белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Рәйхана апа гаиләсе белән Каташ-Каранда яши. Ул да, терлекчелектә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ә уллары Рамил, Ринат авылда төпләнеп калганнар. Кечесе Рафак Минзәлә районына барып эшләп йөри. Аның белән бергә яшиләр. Улларын, малай оныкларын армиягә озатып, каршы ала Гөлсәвия апа. “Данис оныгым, армиядән кайткач, ап-ак розалар тотып килеп керде. Берүк дөньялар тыныч булсын, исән-сау йөрсеннәр, бәхетләре булсын”, – дип тели әбиләре.      
- Балаларым бик кадерләп торалар. 82 яшемдә өч ай бик каты авырып яттым, “грыжа”, диделәр табиблар. Авылдашыбыз –табиб булып эшләүче Илгизәр Сафинга олы рәхмәтлемен, ул мине аякка бастырды. Балаларым да нык тәрбияләделәр, Аллаһның рәхмәте яусын үзләренә. Хәзер тормышлар җитеш, әмма күңел тынычлыгы җитми адәм баласына. Кайчакта төнлә дә куркып уянам. Тизрәк тынычлансын иде дөньялар, – ди ул. 
Бүгенге тормышыннан, яшәешеннән бик канәгать Гөлсәвия апа. Балалары, онык-оныкчыклары куанычы киләчәктә дә рәхәт яшәү өчен көч-куәт өстәсен, яшәү дәрте бүләк итсен. Ихаталары төзек, йортлары матур, заманча җиһазландырылган, яшәр өчен бөтен шартлар да тудырылган. 
- Эшләгәндә, хезмәтемне яратып башкардым. Яхшы эшләгән өчен, Румыниягә җибәрделәр, санаторийларда ял итәргә юллама бирделәр. Әз генә яшь булсам, әле дә эшләр идем. Бу яшькә җитә алуыма Аллаһы Тәгаләгә олы рәхмәтлемен. Адәм баласы күрер өчен яратылган: ачлыгын да, юклыгын да, михнәтен дә, рәхәтен дә күп күрдек, Аллаһка шөкер. Берүк зиһеннән дә мәхрүм итмәсен, – диде күпсанлы Мактау кәгазьләре иясе, IX, XI хезмәт бишьеллыклары ударнигы.
60 яшенә кадәр хезмәт куйган, эшкә нык булган Гөлсәвия апа. Үзе әйтмешли, төрле үлән, кычыткан ашап үсүләре дә ныклыкка сынагандыр. “Хезмәтемне онытмыйлар. Авыл Советы бәйрәм саен бүләген, күчтәнәчен кертә, рәхмәт яусын”, – ди. Дөрес, хәзер дә тик торуны белми ул. Кул эшләренә дә оста: чиккән, бәйләгән, матур гөлләр үстерә, гомумән, чисталык-пөхтәлек, тәртип ярата. Күпме көч-ялкын, уңай энергия алып, күптәнге дуслар кебек саубуллаштык Гөлсәвия апа белән һәм янә күрешергә сүз куештык. Амин. 90-95 яшьләрендә, хәтта гасыр чиген узганда да, күңелле очрашулар насыйп итсен, иң мөһиме, исән-сау, сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев