Бәйрәм авыл хәзрәтенең хәер-фатихасы һәм изге догалары белән башланып китте.
Кунакларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты аппарат җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова сәламләде. Ул авыл халкын истәлекле дата белән котлады һәм хезмәтләре белән аерылып торган алдынгыларга бүләкләр тапшырды.
Тантана күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чукмарлылылар үзләренең талантлы якташларының чыгышларын карап, зур горурлык кичерделәр. Балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылса, өлкәннәр кайнар чәй, бал һәм тәмле коймаклардан авыз итеп, күрше-күлән белән аралашып, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Нет комментариев