Кичә район мәдәният йортын «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН командалары бәйгесе үтте. Анда сигез команда катнашты.
Нәтиҗәдә Гран-прига Чукмарлы авылының «Дөбер-шатыр» командасы лаек булды. Зур Нөркәй урта мәктәбеннән «Искиткеч педагоглар» — беренче, Каташ Каран авылының «Авылстайл» командасы икенче урыннарны алдылар. Призлы өчлекне Юлтимер авылыннан «ЗамБа» командасы япты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырды.
Нет комментариев