Чит ил гражданнарына бурычлары һәм хокуклары аңлатылды
Бүген – 10 июнь көнне районда мигрантларның социаль-мәдәни адаптациясе мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу үткәрелде.
Анда Татарстан Республикасының Чит ил гражданнарына социаль һәм мәдәни адаптация үзәге белгече Нияз Гыйсмәтуллин, Сарман районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Альмир Галимуллин, авыл һәм поселок җирлекләре башлыклары, эш бирүчеләр, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, районда яшәүче чит ил гражданнары һәм башкалар катнаштылар. Очрашуны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова алып барды.

Очрашуда катнашучылар игътибарына иң элек мигрантларның бурычлары һәм хокуклары, хокук бозган өчен җаваплылык турында документаль фильм тәкъдим ителде.
– Безнең бурыч – чит ил гражданнарына Россия законнарын, үзебезнең гореф-гадәтләрне аңлату, мигрантлар һәм кабул итүче якның имин һәм конфликтларсыз яшәвенә ярдәм итү, – диде соңыннан Нияз Гыйсмәтуллин һәм Россия законнары нигезләре, илгә керү, яшәү һәм үз-үзеңне тоту тәртипләре, законнарны бозган өчен каралган җаваплылык һәм башкалар белән таныштырды, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклекне билгеләп үтте, мөмкин булган кыенлыкларны җиңү юлларына тукталды, киңәшләр бирде. Очрашу ахырында Нияз Нурислам улы һәм Альмир Галимуллин сорауларга җаваплар бирделәр.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев