Чураш мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды
Җәмгыять

Чураш мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды

Кичәдә армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты.

22 февраль көнне Чураш мәдәният йортында Ватанны Саклаучылар көне уңаеннан «Солдатта булган диләр!» дигән бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә армия сафларында хезмәт иткән ир-егетләр көч сынашты. Алар арасында өлкән буын һәм яшьләр дә бар иде.​ «Сугыш турындагы җырларны бел!»,​ «Сугыш турында фильмнарны беләсеңме?», «Сөйгәнемә хат», Шигырьне​ дәвам ит!»,​ «Шырпы сүнгәнче бәрәңге әрчү», « Солдат паегы ашау»,​ «Печенье ашый -ашый "отжимание ясау"»,«Үрә​ кат!»,«​ Расшифровщик»​ кебек бәйгеләрдә​ катнаштылар. Бәйгеләрне музыкаль​ паузалар алыштырып торды. Соңыннан катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Бәйрәм чөй өстәле артында дәвам итте. 


Нет комментариев