Яр Чаллының 400 еллык юбилеена багышланган тантаналар 22 август көнне узачак.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр советының йомгаклау сессиясендә хәбәр итте, дип яза "Татар-информ" МА.
Бәйрәм чараларын үткәрү датасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев тәкъдим иткән. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, юбилей тантаналары — ул иң беренче чиратта шәһәрне төзүчеләргә күрсәтелгән хөрмәт билгесе.
«Бу — Кама буена бөтен илдән килеп, яңа шәһәрне һәм заводны нульдән төзегән кешеләргә — беренче төзүчеләргә хөрмәт күрсәтү. Нәкъ менә алар Автоград үсешенә нигез салган. Барлык эшләнгәннәр — безнең алда килүче буыннар хезмәте», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Нет комментариев