2026 ел башыннан бирле Яр Чаллыда 50 яшьтән узган 200гә якын кеше гаилә корган.
Бу хакта шәһәрнең ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова сүзләренә сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, елның беренче яртыеллыгында 50 яшьтән өлкәнрәк 109 кияү һәм 97 кәләш никахларын рәсмиләштергән.
Яшь парлар арасында шактый өлкән яшьтәгеләр дә бар: 11 кияү һәм 6 кәләш 70 яшьлек чикне үткән. Узып киткән алты айның иң өлкән парлары исә – 88 яшьлек ир-ат һәм 85 яшьлек хатын-кыз.

Нет комментариев