Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Чәчәкләр тормышка ямь өстиләр», – ди Гөлзәрия Кәлимуллина

Район үзәгенең Ленин һәм Терешкова урамнары чатындагы почмак – 45 нче йорт яныннан һәркем сокланып үтә.

Төгәлрәк әйткәндә, йорт каршында үсеп утыручы һәм декоратив бордюрлар белән әйләндереп алынган гөлләр бакчасына, андагы кояшка үрелгән төрле төстәге чәчәкләргә сокланалар алар, «Бигрәк матур!» – диләр. Ленин урамыннан эшкә ашыгучыларның да, язын-көзен Сарман гимназиясенә укырга йөрүче балаларның да әлеге бакчага күзләре төшми калмыйдыр.

– Күп катлы йортта яшәгәнгәме, һәрвакыт җир, бакча эшенә кызыктым. Моннан 3-4 ел элек «Безнең ишегалды» программасы кысаларында йортыбыз янын бик матур итеп төзекләндерделәр: юлга, әйләнә-тирәдәге территориягә асфальт җәйделәр, балчык алып кайтып, газонга үлән чәчтеләр, бордюрлар, йорт каршына эскәмия урнаштырдылар. Шуннан соң минем дә күптәнге хыялымны тормышка ашырырга күңелем үсеп китте, – ди әлеге бакча «хуҗасы» Гөлзәрия Кәлимуллина.

Ул әлеге йортта инде күптәннән яши. Туган авылы Юлтимердә мәктәпне тәмамлагач, Түбән Камада бераз заводта эшләп ала, аннан соң, авылга кайтып, районда ачылган трикотаж цехына эшкә керә, бераздан Сарман гимназиясенә пешекче булып урнаша. Сарман егете Данияр белән гаилә кора. Ә чәчәкләр үстерә башлаганчы, иң элек Минзәләдә яшәүче бакчачы Җәвидә апасы белән киңәшләшә, аннан беренче «дәресләрне» ала.

– Апамны, шалтыратып, аптыратып бетерәм. Сарманга кайтам әле, бакчаңны бергәләп тагы да ныграк матурларбыз, дип вәгъдә бирде. Ә үзем озак чәчәктә утыручы, янып торучы гөлләрне яратам. Аларны күпчелек үсентеләрдән үстерәм. Бәрхет гөлләрне Венера әнием үстереп бирә. Хризантемаларны Минзәләдән алып кайттым. Калганнарын базар яки кибетләрдән сатып алам. Матур чәчәк күрсәм, акчамны кызганып тормыйм. Киләсе елга Интернет-кибеттән тәгәрмәч сыман декоратив җайланмалар кайтартырга уйлап торам. Кыскасы, ел саен бакчага нинди дә булса үзгәреш, яңалык кертергә тырышам, чәчәкләрне дә яңартып торам: бер елны – берсен, икенче елны икенчесен өстәп утыртам. Икенче каттан су ташуы гына авыррак, – ди ул. Хәер, булышчылары юк түгел аның. Чаллыдан оныгы Зилия кайта, дүрт яшьлек Даянга тикле бакчада кайнашырга ярата: чүп уташа, су сибешә. Без барганда, петунияләр, хризантемалар, бәрхет гөлләр чәчәктә утыралар, розалары да икенче катка чәчәк ата башлаган иде. Алар бакча үстерүченең генә түгел, йортта яшәүчеләрнең, шушы тирәдән үтеп йөрүчеләрнең дә күңеленә шатлык өстиләр.

– Өлкәннәр кайчак эскәмиядә утырырга яраталар. Аларның һәм биредән үтүчеләрнең: «Рәхмәт, молодец!» – диюләрен ишетү бигрәк күңелле. Кызым Регина, улым Радик та әлеге шөгылемне хуплыйлар гына, – ди Гөлзәрия ханым. «Бик төгәл, җаваплы, эшен дә, балаларны да бик ярата, кешеләрне хөрмәт итә», – ди аның үзе хакында Сарман гимназиясе директоры Ләйлә Алексеева. Чәчәкләргә гашыйк күңелнең тормышка да, кешеләргә дә мәхәббәт белән каравы һич кенә дә гаҗәп түгел. Ә сентябрь аенда аның күркәм гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев