САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быелгы елдан бәрәңге көтәргәме?

“Бәрәңге – безнең әниебез, икмәк – туендыручыбыз” дигәннәр безнең әби-бабаларыбыз. Шуңа күрә, безнең җиребезгә килеп кергәннән бирле, бәрәңге гасырлар буена икенче икмәгебез булган. Әмма быелгы ел безне бәрәңге уңышы белән сөендерер микән?

Агымдагы елга фаразлар турында без районыбызның “аяклы” тарихы, матбугат ветераны Равил Гыймадиевтан сораштык.
- Ел елга охшамый. Күпьеллык күзәтүләремнән күренгәнчә, ташу 15-20 апрель көннәрендә китсә, чәчү өчен дә, үсемлекләр үсү өчен дә әйбәт була. Ләкин җәй көне яңгырның шәпләп, һичьюгы, бер-ике тапкыр явуы кирәк. Быел, әйтүләренчә, ташу апрель уртасында китәргә мөмкин. Быелгы елга фаразларга килгәндә, минем хәтердә 1967 ел аеруча нык уелып калган, агымдагы елны шул елга охшатам. Ул елны җәй, көз коры килде. Октябрьнең 50 еллыгын урамда костюмнан каршы алдык. 10 ноябрьдән соң гына бераз яңгырлар яугалады. 20 ноябрьдә кар ятты. Нәтиҗәдә туфрак кышка коры килеш керде, туң тирәнгә китә алмады. Ә кыш көне кар күп яуды. Ул яз көне акрын гына эреп, җиргә сеңә барды. Шулай итеп, 1968 елда район рекордлы күп уңыш алды. Быел да, технологияләрне вакытында һәм төгәл үтәсәләр, уңыш әйбәт булыр, дип уйлыйм, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев