Җәмгыять

Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил булачак

19 июльдә республика территориясендә үзгәрүчән болытлылык көтелә, дип яза «Татар-информ» МА. .

Татарстан гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көн дәвамында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булачак, ә көндезге сәгатьләрдә яшенле явым-төшемнәр дә күзәтелергә мөмкин.

Җилнең өстенлекле юнәлеше — төньяктан, тизлеге секундына 6–11 метр тирәсе. Яшен вакытында исә урыны белән 15–17 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Һава температурасы көндез +22..+27 градуслык җылылыкка кадәр күтәреләчәк.

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана. 


Нет комментариев