Биш яшьлек Риналь оста биюе белән сокландырды
.
Иске Имән балалар бакчасына йөрүче Риналь Вафинга – әле биш кенә яшь. Шулай булса да, ул бик матур итеп бии. “Илһам чишмәсе” бәйгесенең Саклаубаш зонасында үткәрелгән сайлап алу турында ул жюри әгъзаларын, тамашачыларны татар егетләре биюе белән сокландырды.
- Балалар бакчасы күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнаша, нәфис сүзгә дә осталыгы бар, - ди аның хакында Иске Имән авылы балалар бакчасы мөдире Гөлнара Хәйруллина.
Зөлфия Шәрипова язмасы, видео – Ринальның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев