САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - үзгәрешләр һәм теләкләр чынга ашу көне

“2”ле – ул интуиция, гадәттән тыш сәләт, яңалык, үзгәрешләр билгесе.

 2 ле саныннан гына торган дата аерым энергетикага ия, диләр белгечләр. Өч 2 ле саныннан торган быелгы ел – үзгәрешләр башлангычы икән. Алар ел дәвамында булырга мөмкиннәр, тик 2, 20 и 22 февраль көннәренә аерым игътибар бирергә кирәк. Ә менә бүгенге көн датасында – 5 “2” ле саны. Ул – без яши торган гасырның беренче “көзге”ле датасы һәм ул тагын йөз елдан соң гына кабатланачак. 
 Бүгенге көн, белгечләр әйтүенчә, - кешеләр аңына аеруча якын һәм бүген космик процессларга кушылу мөмкинлеге дә туа. Бүген күп кешеләр үзләренең хаталарын күрәләр, үткәннән арыналар һәм киләчәккә максатларын үзгәртә алалар. “2”ле – ул интуиция, гадәттән тыш сәләт, яңалык, үзгәрешләр билгесе. Ул – планлаштырылган үзгәрешләр өчен иң уңайлы вакыт. Әйтик, тартуны яки башка зарарлы гадәтләрне ташларга, дөрес туклануга күчәргә, баллы ризыклардан баш тартырга мөмкин. Бүгенге магик көн – финанс ягыннан да уңышлы, физик активлык өчен уңай, якыннар белән элемтәләрне яңарту, киләчәккә планнар кору өчен дә яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев