Беренчелекне “Звездочка” яулады
Җәмгыять

Беренчелекне “Звездочка” яулады

Бүген Сарман гимназиясендә район мәктәпләре башлангыч сыйныфлары агитбригадаларының балалар арасында юл-транспорт травмаларын кисәтүгә багышланган “Кызыл, сары, яшел” дигән районкүләм конкурсы үткәрелде.

Бәйгедә районның сигез – Сарман гимназиясе, Сарман, Әлмәт, Нөркәй, Ләке, Петровка Завод, Саклаубаш, Иске Кәшер мәктәпләренең агитбригадалары катнашты. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. I урынга – Сарман гимназиясенең “Звездочка”, II урынга – Петровка Завод мәктәбенең “Новичок”, III урынга Саклаубаш мәктәбенең “Огонек” агитбригадалары лаек булды. 
Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.


Нет комментариев