САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Беренчеләр җәяүлеләр сафына кабул ителделәр

Бүген Сарман гимназиясендә беренче сыйныф укучыларын җәяүлеләр сафына кабул иттеләр.

Чарада “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдикова катнашты, балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде. Беренчеләр Алсу Тәлгать кызы җитәкчелегендәге 5 “Б” сыныфы укучылары әзерләгән чараны да кызыксынып карадылар. Алар юл йөрү кагыйдәләре турында күп нәрсә белделәр, белемнәрен арттырдылар, белгәннәрен ныгыттылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган мультфильм карадылар. Алсу апалары соңыннан һәркайсына бүләкләр өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев