Белгечләр ни өчен смартфонны кесәдә йөртмәскә куша?
Кайбер табиблар кесәдә телефон йөртү репродуктив системага йогынты ясарга мөмкин, дип фаразлый.
Телефон куллану сәламәтлек өчен зарарлы дигән фикер бар. Әйтик, кайбер табиблар кесәдә телефон йөртү репродуктив системага йогынты ясарга мөмкин, дип фаразлый. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «СберЗдоровье» сервисының медицина директоры Владислав Мөхәммәд Али сөйләде, дип яза РИА Новости.
«Бу уңайдан күп санлы тикшеренүләр үткәрелде, әмма төгәл мәгълүмат юк. Моңа кадәр гамәлдә булган киңәшләр үз көчендә кала. Телефоннарның кеше тәне белән элемтә вакытын кыскартырга кирәк», — дип саный эксперт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев