Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Башкорт кызы Сарманны үз итеп яши

Сарман урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Хөснетдинова хакында язарга күптән кызыгып йөри идем. Аның башка республикадан икәнен белгәч, кызыксынуым тагын да артты.

  • Ләйсән Тәлгатовна, үзегез белән таныштырыгыз әле.

  • Мин Башкортостанның Әлшәй районы Тәүәтәй авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салганмын. Ике энем бар, икесе дә бүгенге көндә гаиләле. Берсе – район үзәгендә, икенчесе шәһәрдә яши. Әсәйем Башкортостанда гомер итә. Атаем 49 яшендә гүр иясе булды. Вафатына быел 24 ел тулды. Башлангыч сыйныфларда мине әнием укытты. Шуңа күрә кечкенәдән, аңа охшап, укытучы буласым килде. Курчаклар белән уйнап, акбур белән тактага язып, аларга дәрес бирә идем. Әнием беренче остазым да булды.

  • Сарман якларына ни рәвешле килеп чыктыгыз соң?

  • Укытучы булу хыялым мине Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына алып килде. 1999 елны аның география факультетын тәмамладым. Илексаз авылы егете белән танышып, Сарман якларына килен булып төштем.  

  • Татарстанны сайлагансыз әле...

  • Әйе, аның сәбәбе дә булды. Өфе шәһәрендә безнең туганнарыбыз юк, шуңа күрә атаем укырга Яр Чаллы шәһәренә барырга тәкъдим итте. Анда әнинең бертуган апасы белән сеңлесе яшиләр. Торырга урын да, иптәш тә бар, диештеләр. Ерак булгач, минем үземнең уема да килмәгән иде. Әмма әтинең сүзенә каршы килмәдем, укырга кердем.

  • Үкенмисездер бит?

  • Юк, әлбәттә. Бүгенге тормышыма рәхмәтле булып яшим. Туган ягыма еш кайтам, якыннарым, туганнарым белән күрешеп киләм. 

  • Сер булмаса, Илексаз авылы егете белән танышу тарихын да сөйләгез инде.

  • Аның тарихы, чыннан да, бик кызыклы. Рамил белән очраклы – дөрес булмаган бер мәгълүмат аркасында таныштык без. Мин университетта биш ел укыган дәвердә әнинең апасы Сарманга эшкә йөрде. Аларны төзелеш оешмасына алып киләләр иде. Бергә эшләгән Рамил исемле егет, фотоларымны күреп, минем белән танышырга теләвен әйткән. Апа аңа каршы килмәгән. Әмма минем авылда дүрт ел очрашып йөргән егетем бар иде. Шуңа күрә апа әйткән егеткә мин артык игътибар бирмәдем. Беркөнне апаларга җизнинең Илексаз авылында яшәүче бертуган абыйсы Илшатның тормыш иптәше – җиңгәсе кунакка килде. Сөйләшеп утырганда, апа бер егетнең минем белән танышасы килүен һәм аның үзләре белән бергә эшләвен әйткән. Мәүлиха апа: “Безнең күрше Рамилдер әле бу, ул да төзелештә эшли бит”, - дигән. Өйләренә кайткач, бу апа Рамилгә миннән “сәлам” җиткергән. Ә бу егет бит мине бөтенләй дә белми. Ул минем апа белән эшләгән Рамил булмаган, шуңа күрше егете бик аптырашка калган. Моңа кызык булып тоелган инде бу хәл, шуңа сәлам әйткән кызның кем булуын ачыклыйсы килгән. Мәүлиха апаның кызы Альбина белән, мине эзләп, беркөнне Чаллыга килгәннәр болар. Шуннан күрештек без, бер-беребезне ошатыштык һәм очраша башладык. Дүрт ел йөргән егетем дә калды, ул өченче буын туганыма өйләнде, ә ирем “настырныйрак” булып чыкты. 1998 елны Рамил Хәсәнхуҗа улы белән никах укыттык. Аллаһка шөкер, утыз елга якын тату гомер итәбез. Бер ул һәм кыз тәрбияләп үстердек, аларга белем алырга ярдәм иттек. Ә теге Рамил мине белми, ә миңа аны ирем күрсәтте (көлә). Шулай итеп, бу тарих сер булып калган иде. Сезгә чишәргә туры килде.  

  • Хезмәт юлыгызны да Илексазда башладыгызмы?

  • Өйләнешеп, бер елдан университетны тәмамладым. Аннан бер ел Чаллы шәһәрендә яшәдек, 18 санлы лицейда география һәм биология фәннәреннән укыттым. Хезмәт юлымны шәһәрдә башладым. “Авылда өй саласым килә, мин монда яши алмыйм”, - дигәч Рамил, Илексазга кайтып төпләндек. Башта Морбаш мәктәбендә биш ел башлангыч сыйныфларда укыттым. Аннан мәгариф бүлегенә гариза керткән идем, география укытучысы Рәис Шакирҗан улы авырып китү сәбәпле, урынына алмаш эзләүләре билгеле булды. Шулай итеп, 2010 елда Сарман урта мәктәбенә укытырга килдем. Хәзер география, биология фәннәреннән укытам. Эшемне бик яратып башкарам. Укыта башлаганнан бирле сыйныф җитәкчесе дә мин. География укытучыларының район берләшмәсен җитәкләдем. Бүгенге көндә мәктәптә профсоюз оешмасы рәисе вазифаларын алып барам. Коллективыбыз бик тату, әйбәт.

  • Ә башка һөнәр сайлау турында уйланганыгыз булмадымы?

  • Юк, дисәм, ялган булыр. Яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, бәлки, табиб булыр идем, дигән уй килеп куйгалый. Чөнки мин укол кадый беләм, нинди авыруга нәрсә ярдәм иткәне хакында да күп укыйм. Биология фәне тере организм белән бәйле бит ул.

  • Тагын нинди шөгыльләрегез бар?

  • Җырларга, биергә яратам. Җыр-моңга мәхәббәт, сәләтем атаемнан, әсәйемнән күчкән. Әсәйем үзе баянда уйнап җырлый. Атайым да бик көчле, көр тавышлы иде. Бертуган энем Илдус матур җырлый, Өфе шәһәрендә музыка училищесы тәмамлады. Эстрада җырчылары Рәзил Камалов, Илнар Гыйльманшин белән бергә укып, тулай торакта бер бүлмәдә яшәгәннәр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле: танылган баянчы райондашыбыз Альфред Якшимбетовның тормыш иптәше Наилә – Тәүәтәйнеке. Яраткан җырчыларыбыз Илдар Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Гүзәл Әхмәтова безнең күрше авылда туып-үстеләр. Мәктәптә укыган вакытта мин бию, баян, мандолина түгәрәкләренә йөрдем. Матур гөлләр, чәчәкләр үстерәм. Бер елны Илексаз авыл җирлеге башкарма комитеты оештырган “Иң матур бакча” бәйгесендә катнашып, беренче урынны яуладык. Якыннарымны тәмле ризыклар белән сыйларга да яратам.

  • Тормыш девизыгыз нинди? 

  • “Тормыш иткәндә, ачык йөзле, киң күңелле булып калырга кирәк”, -дип әйтергә яратам мин. Бер-береңә ярдәмләшеп, күңел җылысы бүләк итеп, якыннарыңа мәхәббәт, җылы караш бүләк итеп яшәүләргә ни җитә?! Иң мөһиме: күңелләребез тыныч, дөньяларыбыз имин, барыбыз да сәламәт булыйк.

  • Ләйсән Тәлгатовна, матур теләкләрегез, күңелле әңгәмәгез өчен рәхмәт. Һәрвакыт уңыш юлдаш булсын, куанып эшләгез, яратып яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев