САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Балкыш» сәләтле өлкәннәрне җыйды

Кичә – 24 март көнне Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның IX Республика фестиваленең сайлап алу концерты үткәрелде.

Ул быел Россиядә Халыклар бердәмлеге, Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Татарстан ветераннар (пенсионерлар) оешмасының 40 еллыгына багышланды. 
Фестивальдә районыбыз өлкәннәре дә бердәм катнаштылар. Үзләренең сәләтләрен Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортыннан «Әүлия моңнары» (җитәкчесе – Рәмзия Йөзлебаева, «Фольклор» номинациясе), Фирдания Гәрәйханова (җитәкчесе – Эльмира Габдрахманова, «Нәфис сүз»), Җәлил Мәдәният сараеннан «Родники» халык вокаль ансамбле (җитәкчесе – Нина Гыйниятуллина, «Фольклор»), Дилүс Гомәров («Вокал-соло»), Зур Нөркәйдән «Нөркәем» вокаль ансамбле (җитәкчесе – Илһамия Кутусова, «Фольклор»), Булат Шәймәрданов (җитәкчесе – Галия Илһамова, «Вокал-соло»), Мортамактан «Чишмә» вокаль ансамбле (җитәкчесе – Гөлнара Шәйхеразыева, «Фольклор»), район мәдәният йортыннан «Сердәш» вокаль ансамбле (җитәкчесе – Марселия Гәрәева, «Фольклор»), Җәлилдән Илгизә Сәлахова («Нәфис сүз»), Нәвия Гатиятуллина («Вокал-соло»), Ләке мәдәният йортыннан «Игәнә» халык керәшен фольклор ансамбле (җитәкчесе – Раилә Асанова, «Фольклор») күрсәттеләр. 
Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Җырга-моңга, нәфис сүзгә иң оста өлкәннәр үз сәләтләрен Казанда йомгаклау этабында да күрсәтәчәкләр. 
Хәзерге вакытта илдә һәм республикада «Гаилә» милли проекты ярдәме белән «Актив озын гомерлелек» федераль программасы гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев