Җәмгыять

Балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен штрафлар кискен артты

9 гыйнвардан Россиядә балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен яңа, шактый арттырылган штрафлар гамәлгә керде.

Хәзер гади йөртүчегә бу хокук бозу 5 мең сумга төшәчәк.

Аеруча зур игътибар такси машиналарына бирелә. Үзмөшгуль таксистлар өчен штраф – 50, а юридик затлар (таксопарклар, такси хуҗалары) өчен 200 мең сумга кадәр артачак.

Депутатлар сүзләренчә, җәзаны катгыйлату, беренче чиратта, намуссыз йөртүчеләргә юнәлтелгән. Максат – барлык йөртүчеләрне, аеруча коммерция өлкәсендәгеләрне, һәрвакыт төзек, сертификатлы балалар креслолары яки бустерлары урнаштырырга этәрү.

Элегрәк штрафлар тиешенчә 3, 25 һәм 100 мең сум иде.


Нет комментариев