Балаларга смартфонны ничә яшьтән бирергә яраганын Азат Кадыров аңлатты
Җәмгыять

Балаларга смартфонны ничә яшьтән бирергә яраганын Азат Кадыров аңлатты

Баланың үз гаджеты 10 яшьтән, ә тагын да яхшырагы — 12 яшьтән соң гына булырга тиеш. Бу турында «Яшьләр — яңа экономика драйверы» дигән түгәрәк өстәлдә ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыров белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Ведомство башлыгы кечкенә балаларның гаджетларга тиз бәйләнеп калуына игътибар итте һәм ата-аналарны баланы телефон экраны белән «тынычландыру» гадәтеннән баш тартырга чакырды. Виртуаль дөньяга артык омтылу баланың психофизик үсешенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. 10 яшькә кадәр балага элемтә өчен гади төймәле телефон да җитә, дип билгеләп үтте министр.

Шулай ук Азат Кадыров ясалма интеллект темасына да тукталды. Аның фикеренчә, укучыларны ИИ-технологияләр белән 8–9 нчы сыйныфлардан соң гына таныштыру урынлы. Бу яшьтә аларның санлы гигиена һәм челтәрдә үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзаллавы була инде.


Нет комментариев