САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар өчен бәйрәм бүләге матур булды

Бүген Сарманның үзәк Ял паркында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Балаларны иң элек бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде.
- Кадерле балалар! Җәйнең беренче көнендә сезне Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм. Балачак – кеше тормышындагы иң күңелле, иң истә кала торган чак. Безнең – олыларның төп бурычы – сезне бәхетле тормышта яшәтү, сезгә барлык күңел җылысын бирү. Районда балаларны яклау, гаиләләр өчен бик күп программалар эшләп килә. Балаларга белем алу, тәрбия бирү, спорт белән шөгыльләнү, аларның сәләтләрен ачу, үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Алар төрле бәйгеләрдә катнашалар, җиңүләр һәм призлы урыннар яулыйлар. Мондый балалар саны елдан-ел арта бара. Барыгызга да бәхет, шатлык һәм күңелле яллар телим! – диде ул.

Фәрит Мөнәвир улы төрле бәйгеләрдә катнашкан һәм җиңү яулаган балаларны, хезмәткәрләрне бүләкләп үтте. 
Соңыннан сәхнәгә талантлы балалар күтәрелде. Алар тамашачыларга берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм мәйданында балалар өчен кызыклы уеннар һәм бәйгеләр оештырылды. Ә бер якта кечкенә дусларыбыз асфальтка рәсем ясадылар. Бәйрәм күмәк җырлар һәм биюләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев