САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар күбрәк булса — пенсия югарырак: күп балалылар өчен яңа кагыйдәләр

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның күп балалы аналары пенсияләрен яңадан исәпләтү хисабына арттыра ала.

Бу мөмкинлек бала карау чорларына кагыла.

Элегрәк пенсия стажына бала бер яшь ярымга җиткәнче аны карау буенча дүрттән дә артык булмаган ял исәпкә алына иде. 2026 елдан бу чикләү бетерелде. Хәзер гаиләдә ничә бала булуына карамастан, мондый чорларның барысы да исәпкә алыначак.

Бишенче һәм аннан соңгы балаларын тапкан хатын-кызлар, өстәмә пенсия балллары һәм стаж алу өчен, яңадан исәпләү турында гариза бирә ала. Бу айлык түләүнең артуына китерәчәк.

Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша дистанцион рәвештә яки яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлекчәсенә килеп бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев