Балалар балчык белән эшләү серләренә төшенделәр
Җәмгыять

Балалар балчык белән эшләү серләренә төшенделәр

Балалар балчык белән эшләү серләренә төшенделәр.

Бүген - 4 январь көнне Сармандагы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда “Сказ гончара” дигән мастер-класс үткәрелде. Балалар анда балчык белән эшләү серләренә төшенделәр.
- Балаларны балчыктан ваза, төрле фигуралар – Яңа ел уенчыклары ясарга өйрәтәбез, - диде музей директоры Дания Кәшипова.
Борынгы бабаларыбызның яраткан һөнәрләреннән берсе булган балчык белән эшләүне балалар да үз итәләр. Ә инде үзләре ясаган Яңа ел уенчыкларын алар үзләренә бүләккә дә алып китәләр икән.
Зөлфия Шәрипова


Нет комментариев