САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар әкият иленә сәяхәткә барачаклар

Балаларның күңелле каникуллары дәвам итә.

4 гыйнвар көнне аларны район үзәк китапханәсендә көтеп калалар. Биредә балалар өчен елка һәм Яңа ел бәйрәме турында матур әкиятләр уку була. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. 5 гыйнвар көнне район үзәк Ял паркында алар өчен «Бервакыт Яңа ел елкасы янында» дигән чара үткәреләчәк. Анда балалар төрле кызыклы уеннарда катнаша алачаклар. Күңелле ял сәгате 13.00 сәгатьтә башлана. Ә 6 гыйнвар көнне кечкенә дусларыбыз өчен район үзәк китапханәсендә «Кемнең Кыш бабае яхшырак» дигән конкурс уздырылачак. Ул 10.00 сәгатьтә башланак. Рәхим итегез, кадерле дуслар, ялларыгыз күңелле үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев