Бал ашый беләсезме?
.
Балны, никадәр генә файдалы булса да, кашыклап ашарга ярамый икән. Белгечләр аны десерт буларак түгел, дару сыйфатында кулланырга куша. Балны шулай ук шикәр алыштыргыч урынына куллану да дөрес түгел, чөнки ул табигый шикәр, аңарда глюкоза белән фруктоза бар. Көненә нибары ике-өч чәй кашыгы бал ашарга ярый. Балны җылытмаска тырышыгыз, югыйсә ул файдалы үзлекләрен югалта. Ә иң дөресе – балны эремчек, запеканка, сырниклар белән ашау. Бу рәвешле ашаганда, глюкоза кинәт кенә күтәрелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев