Азалакта балаларны кашыкта уйнарга өйрәттеләр
«Ура, авылга!» проекты кысаларында Азалак авыл мәдәният йортында «Күңелле кашыкчылар» дип исемләнгән мастер-класс узды.
Мәдәният хезмәткәрләре балаларга бизәкле кашыкның күп гасырлар һәм хәтта меңьеллыкларны санаучы тарихы турында сөйләделәр. Агач кашыкның билгеләнеше бик күп төрле булган: ул ризык ашау өчен «шәхси прибор», шулай ук төрле уеннар һәм фал ачу өчен кулланылган. Һәм, әлбәттә, музыкаль инструмент буларак та. Кашыклар бер-берсенә тиеп китүгә искиткеч саф һәм гармонияле тавыш чыгара торган булган. Мондый үзенчәлекне дөньядагы барлык музыкантлар да шунда ук бәяләгәннәр, һәм хәзер агач кашыкларда уйнау буенча тулы бер мәктәп яши.
Аннан соң волонтер Фирдания Гәрәйханова мавыктыргыч итеп кашыкта уйнау буенча мастер-класс үткәрде. Балалар уйнау серләрен һәм алымнарын үзләштерделәр, ике кул белән дә ритмны тоярга өйрәнделәр.



Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев