САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалак авыл җирлеге халкын төрле мәсьәләләр борчый

Азалак авыл җирлегендә 2022 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды.

Аны җирлек башлыгы Илгизәр Габдулгазизов алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. Район мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова эш белән тәэмин итү турында сөйләде. «Нөркәй» агрофирмасы вәкиле Рөстәм Розумбетов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәде, ауган һәм корыган агачларны җыярга яраганлыгын искә төшерде. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәү мөһимлеген ассызыклады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.
Җыен барышында эшчәнлекләрендә алдынгылык күрсәткәннәрне район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Чарага күргәзмәләр куелды. 
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев