Районда җаваплы затларга юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый
Сарман авылының Ленин урамы 53 йорты балалар мәйданчыгындагы ватылган элементлар тиз арада рәтләнде.
Элек-электәп кешеләр үзләрен кызыксындырган сораулары белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер дә, нинди дә булса йомышлары төшсә, тәкъдимнәре булса, аны җитәкчеләргә я телдән җиткерәләр, я язмача җибәрәләр. Заманалар үзгәргән саен, таләпләр дә арта, халыкның гозерләре дә төрләнә бара. Җирле үзидарә органнарында һәр мөрәҗәгатьне карау тәртибе һәм вакытлары билгеләнгән. Шулар хакында район Башкарма комитетының гомуми бүлеге начальнигы Марат Алиуллин белән сөйләштек.
– Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, агымдагы елның беренче ярты елы эчендә халык мөрәҗәгатьләре саны кимегән. Бу нәрсәгә бәйле?
– Әйе, чагыштырмача анализдан күренгәнчә, быел халыктан азрак – 189 сорау кергән. Алар язмача һәм телдән кабул ителгәннәр. Электрон почта аша 39 мөрәҗәгать җибәргәннәр. Шуларның 136сы уңай хәл ителгән. Район башлыгында шәхси кабул итүдә 55 кеше катнашкан. Мөрәҗәгатьләр саны кимүе җир мәсьәләләренә кагылышлы сорауларның халык мөрәҗәгате аша теркәлмәвенә бәйле.
– Район халкы республика югарылыгында да мөрәҗәгать итә бит әле?
– Андый төр мөрәҗәгатьләргә дә җаваплар район җитәкчелеге ярдәме белән башкарыла. Татарстан Республикасы Рәисе хакимияте, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклар, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары аша мөрәҗәгатьләр саны 73не тәшкил итә.
– Мөрәҗәгатьләрне карау, җавап бирү сроклары үтәләме?
– Районда гражданнар мөрәҗәгате белән эш “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртипләре турындагы” 59 санлы Федераль Законга, Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында халык мөрәҗәгатьләрен карау тәртипләре турындагы” 16-3 санлы Законына нигезләнеп, “Татарстан Республикасы Сарман районының Башкарма комите - ты һәм Советы аппаратында документлар белән эшләү регламенты” буенча алып барыла. Язмача мөрәҗәгать, теркәлгән көннән башлап, 30 көн эчендә карала. Регламенттан тайпылган очракта җаваплы хезмәткәрләр дисциплинар җаваплылыкка тартылалар. Агымдагы елның ярты елында шундый биш очрак булды. Шуңа күрә мө-рәҗәгатьләргә җавап бирүне озакка сузмау, яки тиешле сроктан алда җавап бирүне максат итеп куябыз.
– Күбрәк кайсы җирлекләрдә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә?
– Агымдагы елның ярты еллык нәтиҗәләре буенча иң күп – 36 мөрәҗәгать Сарман авылында яшәүчеләрдән булган. 20 мөрәҗәгать Җәлил поселогы гражданнарыннан кергән. 71 сорау авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән булган. Гомуми исәптән ике коллектив мөрәҗәгате теркәлгән.
– Халыкны аеруча нәрсә борчый?
– 47 мөрәҗәгать торак белән тәэмин итү, торак шартларын яхшырту мәсьәләләренә бәйле. 11 кеше материаль ярдәм күрсәтүне сораган. Ә 13 очракта халык җәйге чорда эчә торган су белән тәэмин ителеш мәсьәләсен күтәргән.
– “Халык контроле” дәүләт системасы аша да мөрәҗәгатьләр булдымы?
– Дәүләт мәгълүмати системасы эшли башлаган 2012 елдан башлап, барлыгы 821 заявка теркәлгән. Шуларның 692се уңай хәл ителгән. 48е планга салынган, ә 73 мөрәҗәгать кире кагылган. Бүгенге көндә эш стадиясендә торучы 8 мөрәҗәгать бар. Ә агымдагы ел башыннан “Халык контроле” аша 95 мөрәҗәгать теркәлгән. Шуларның 63е хәл ителгән. 3 гариза буенча эш бара, бишесе кире кагылган, 22 мөрәҗәгатьтә соралганнар планлаштырылган.
– “Халык контроле” системасы аша мөрәҗәгатьләрнең хәл ителү срогы азрак бит?
– Әйе, әлеге системада гаризаларны карау срогы 10 көнне тәшкил итә. Торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле сораулар өч көндә карала. Җирле үзидарәләрнең максаты – халыктан кергән һәр сорауга вакытында җавап бирү. Үзенең яшәгән төбәгенә, җирлегенә битараф булмаган һәркемгә без рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев