Атмосфера фронты Татарстанга яңгыр һәм салкынрак һава алып килә
Ял көннәрендә республикада һава торышы үзгәрәчәк – температура кимүе һәм яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология идарәсе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Иртәгә, 10 июльдә, явым-төшемнәр нигездә көнчыгыш районнарда булачак, кыска вакытлы яшенле яңгырлар мөмкин. Яшен вакытында җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә, төнлә һәм иртән томан төшәргә ихтимал. Көндез температура +14..+19 градустан көньяк-көнбатышта +30 градуска кадәр үзгәрәчәк.
11 июльдә, шимбә көнне, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар саклана. Төнлә +13..+18, көндез +23..+28 градус көтелә.
Якшәмбе, 12 июльдә, атмосфера фронты узу сәбәпле, төнлә урыны белән, көндез – күпчелек районнарда яңгыр явачак. Температура төнлә +13..+18, көндез +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Дүшәмбе, 13 июльдә, явым-төшемнәр дәвам итәчәк, көндезге температура +20..+25 градус тирәсендә булачак. Районда да шундый һава торышы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев