Анакта Авыл көненә ерактан ук кайтканнар
Гадәттәгечә, иң матур, җылы ел фасылында район территориясендә тантаналы чаралар оештырыла. Зуррак җирлекләрдә Сабантуй, Питрау кебек халык бәйрәмнәре узса, кечерәкләрендә Авыл көннәре оештырыла. Анак авылында да ул истәлекле датага әверелеп бара.
– Җәлил поселогында тусам да, үземне Анак кызы, дип саныйм. Әтием – шушы авылныкы, балачагым, яшьлегем дә шунда үтте. Безнең авыл Сабан туе һәрвакыт күрше Яхшыбайныкы белән бергә үткәрелә иде, – дип башлады сүзен бәйрәмне яңартуга нигез салучыларның берсе Эльвира Гафурова.
Туган авылында аерым бәйрәм үткәрелмәве аның күңелен борчып тора. Шулай итеп, узган елны бу мәсьәләдә кискен борылыш була. Авыл төркемендә Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираеваның «Сабантуй үткәрәбезме?» дигән соравына җавап бирүче булмагач, күпчелек «үткәрмибез» дигән фикергә килә. «Күңелем тулган чак иде, кычкырып елап җибәрдем. «Үзебез исән чакта авылыбыз бәйрәмен дә үткәрә алмас хәлдәме без? Ул шулчаклы ятиммени?» дигән сорау бирдем үземә һәм Казанда яшәүче туганым Дилүзә Мисбаховага шалтыраттым, бәйрәм оештырырга сөйләштек. Узган елны Яхшыбай клубы белән берлектә үткәрдек», – ди Эльвира ханым.
Дилүзә белән ул очраклы рәвештә табыша. 2016 елда, «Нечкәбил» бәйгесенә әзерләнгәндә, якташыбыз узган ел чыгыш ясаган катнашучының программасы белән таныша. Шунда үзенең нәсел шәҗәрәсен күреп ала. «Дилүзә белән туган икәнебезне аңладым. Ул да Анакка кайтып йөри иде. Шуннан бирле аралашабыз», – ди ул.
Кызлар тырышлыгы белән оештырылган бәйрәм бик матур килеп чыга. Быел исә Дилүзә үзе белән артистлар да алып кайта. Узган якшәмбе көнне үткән бәйрәмне республика, Рәсәй һәм дөньякүләм үткәрелгән бәйгеләр лауреаты, Башкортостаннан килгән җырчы егет Илнар Шәрәфетдин белән Татарстаң Республикасының атказанган артисты, җыр һәм бию ансамбле баянчысы Марсель Вахитов чыгышлары бизи.
– Һава торышы бераз гына «киреләнсә» дә, ул очрашуларның җылылыгын күрсәгез! Җырлаштык, елаштык, кочаклаштык, догалар кылдык... Моннан да олырак бәхет була аламы?
Гомумән алганда, Анак халкы бик уңган. Яңгыр планнарыбызны үзгәртмәсә, бәлки, кичкә кадәр дә утырган булыр идек. Концерт номерларыннан тыш, төрле уеннар да булды. Олысы да, кечесе дә аларда бик теләп катнаштылар, күчтәнәчләр белән сыйландылар. Авыл җирлеге дә бүләкләр әзерләгән иде.
Барысына да бик ошады, һәркемнең йөзендә бәхетле елмаю балкыды. Кешеләр, шушындый бәйрәмнәргә сусап, авылларын сагынып, ераклардан ук кайтканнар иде, – диде Эльвира Фәһим кызы.
Матур чаралар дәвамлы булырлар, дип ышанып калабыз!
Илназ Сираев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев