Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Алтын мөнбәр» фестиваленә 66 илдән 1030 фильм тәкъдим ителде

Татарстан Мәдәният министрлыгында XXII Казан халыкара кинофестиваленең гариза кабул итү кампаниясе йомгакларына багышланган матбугат очрашуы узды. Быелгы «Алтын мөнбәр» 4–8 сентябрь көннәрендә узачак.

Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, фестивальгә карата кызыксыну арта бара. Оештыручыларга дөньяның 66 иленнән 1030 фильм юлланган, шул исәптә вертикаль форматта төшерелгән эшләр дә бар. Беренче тапкыр Венесуэла, Бруней Солтанлыгы һәм Того кинематографистлары үз картиналарын тәкъдим иткән.

Натфуллин бу вакыйганы фестиваль географиясе киңәюенә дәлил итеп бәяләде. Аның сүзләренчә, мондый колач «Алтын мөнбәр»нең глобаль киноплатформага әйләнүен раслый.

Фестивальне ачу өчен Рамил Төхфәтуллинның татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани турындагы «Укытучы» фильмы сайланды. Төп бәйге жюриен Иран режиссеры Мәҗит Мәҗиди җитәкләячәк. Аның «Мөхәммәд – Аллаһы Тәгалә Илчесе» картинасы «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышланган махсус программада күрсәтеләчәк.

Фестиваль афишасында барлыгы 146 фильм урын алган. Күрсәтүләр «Корстон»да һәм «Мир» кинотеатрында оештырылачак.

Казан Кремлендә «Этник кино. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган үсеш нокталары» дигән аерым блок узачак, анда әкият һәм риваятьләргә нигезләнгән фильмнар тәкъдим ителәчәк.

Милли бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтә: «Иң яхшы милли фильм», «Иң яхшы документаль милли фильм», «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм», «Балалар өчен иң яхшы милли фильм». Шулай ук беренче тапкыр «Иң яхшы милли сериал» билгеләнәчәк.

Яңа номинацияләр дә көтелә: «Иң яхшы тавыш режиссурасы» һәм «Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше». Бу үзгәрешләр узган елгы жюри рәисе Ресул Пукутти тәкъдиме буенча кертелгән.

Фестиваль кысаларында халыкара кинопроектлар питчингына гаризалар кабул итү башланды. Аның максаты – Татарстан белән берлектә кино эшләп чыгаруны үстерү. Проектлар ике категориядә кабул ителә: тулы метражлы уен фильмнары һәм вертикаль сериаллар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев