САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алты тапкыр хаҗия Ракыя апага 90 яшь тулды

Сарман авылында яшәүче Хәсәншина Ракыя Әхмәтгали кызына бүген 90 яшь тулды.

Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде. Ул, изге теләкләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме hәм истәлек бүләкләре тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, район Советы депутаты - "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" җитәкчесе-баш мөхәррир Альбина Сабирова да Ракыя апага сихәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар бәхете теләделәр. Алты тапкыр хаҗия райондашыбыз шәригать кануннары буенча яши, дин сабакларын оныкларына да бирә. Ракыя апа улы Флер гаиләсендә гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев