Әлмәттә табиблар магнит йоткан өч яшьлек баланы коткарган
Әлмәт балалар район хастаханәсенең перинаталь үзәге хирурглары кечкенә магнитлар йоткан өч яшьлек сабыйга уңышлы операция ясаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Бәләкәчне хастаханәнең кабул итү бүлегенә эче авырту һәм косу билгеләре белән китергәннәр. Тикшерү барышында аның дүрт дисксыман магнит йотканы ачыкланган.
Ят җисемнәр нечкә эчәклекнең төрле өлешләренә эләгеп, бер-берсенә ябышкан. Нәтиҗәдә, бу хәл эчәклектә тоткарлык барлыкка килүгә һәм аның стенкалары җитди зыян күрүгә китергән.
Хирурглар бәләкәй магнитларны табып чыгарганнар һәм зарарланган эчәклек стенкаларын теккәннәр. Хәзерге вакытта баланың операциядән соңгы хәле тотрыклы, тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев