“Аллаһ биргән гомерләрнең кадерен белергә кирәк”, - ди 100 яшен тутырган Әсфия апа
Әсфия апа янында берничә тапкыр булырга туры килде, алдагы юбилейларында да очраштык. Кайчан барсак та, ул нәрсә белән дә булса гаҗәпкә сала, сокландыра белә. Бу юлы да аның зиһенле, хәтерле булуына, эзлекле сөйләменә шаккатык.
Югары Чыршылы авылында гомер итүче Миңнеголова Әсфия Салих кызына 13 февраль көнне 100 яшь тулды. Гасыр чиген узган хөрмәтле ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Изге теләкләрен җиткереп, ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау открыткасын, күчтәнәчләрен, шәхсән үзенең Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләре тапшырды.
- Кадерем нык арткан икән бит минем. Мәскәүдән дә, Казаннан да котлау җибәргәннәр. Якын итеп, сез дә килгәнсез. Бигрәк нык зурладыгыз, рәхмәт яугыры. Үзегезгә дә Аллаһ Тәгалә хәерле гомерләр насыйп итсен, - диде йөзьяшәр юбиляр, тәбрикләүләргә җавап итеп. 100 саны куелган юбилей тортын да теләк әйтеп өрде ул.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, җирлек башлыгы Роза Гилева, җирлек башкарма комитеты, оешмалары хезмәткәрләре, балалары, туганнары да котладылар, сихәтлек, кадер-хөрмәт теләделәр.
Әсфия апа гомер иткән йортында берүзе яши. Чаллыга балаларына кунакка барса да, тизрәк кайту ягын карый, чөнки аңа авылында рәхәт. Кайчандыр үзендә фатирда торган Фәния апа күршесендә генә яши, кереп, көн дә хәлен белеп, ярдәм итеп тора үзенә, аңа олы рәхмәтле Әсфия апа.
- Фәнияне миңа социаль хезмәткәр итеп билгеләгез әле, бераз файдасы булыр иде аңа. Дөрес, мине болай да карый ул. Көнгә әллә ничә тапкыр, кереп, хәлемне белешеп, ярдәм итеп чыга. Аллаһ Тәгалә гомерләрне бирде, тик менә сәламәтлек кенә чамалы бит. Хәзер күзләр дә начар күрәләр. Ишекне ачарга, бикләргә чыкканда да, егылырга гына торам. Кесәдә телефон булса, Фәниягә шалтыратам инде. Әле яңа телефон алырга әйткәннәр иде балалар. Кирәкми, дидем, яңа телефоннан сөйләшергә вакыт та бетеп килә бит. Бәйрәмнәргә киемнәр алмаска да кушам, алайса төяп алып кайталар. Аларны кайчан киеп бетерим инде мин? Миңа күчтәнәч кенә алыгыз, дим. Балалар да, оныклар да кайтып кына торалар. Атна уртасында да кайтып, мунча кертәләр мине. Үземне үзем йөртәм әле, чәй куеп эчәм, - дип, көндәлек мәшәкатьләре белән дә бүлеште сүзгә тапкыр ветеран.
Бик иртә ятим калып, энеләре белән нужа күреп үссә дә, күңел матурлыгын, йөз аклыгын югалтмаган Әсфия апа.
- Гаиләдә икенче бала булып туганмын. Әткәйне – 43тә, абыйны 17 яшендә сугышка алдылар. Әнкәй 38 яшендә, чирләп, үлеп китте. Минзәлә бүлнисенә операциягә җибәргәннәр иде, шунда вафат булган. Ул елларда күрмәгәннәр калмады. Безнең кебек ятимнәр булмагандыр, мөгаен. Хәер дә сораштык, ялланып та эшләдек. Хәзер, Аллаһка шөкер, бар да бар, дөньялар гына тыныч булсын, - диде ул.
Көн дә уе белән үткәннәрдән урап кайта Әсфия апа, ил-көннәргә – тынычлык, бәндәләргә сабырлык тели.
- Икмәкне күкрәгемә куеп кисәм, аның бер валчыгын да ташламыйм. Өстәлгә коелганын да учыма җыеп кабам. Бер бөртек икмәккә тилмергән чаклар булды бит. Сабан сөргәндә, бер стакан он бирәләр иде. Шуңа үлән турап кушып, суга болгатып пешерә идек. Төшке ашка кайткач, шуны ашыйбыз да тагын эшкә чыгып китәбез. Тырмада да эшләдем, чәчкән икмәкне күмдереп йөрдем. Ашлык та суктым, урак та урдым, бер эш тә калмады. Чаллыдан симәнә дә ташыдык. Торф чыгарырга да, Сүбәләк урманнарына агач кисәргә дә җибәрделәр, - диде йөзьяшәр әби.
35 ел сыерлар сава Әсфия апа. 68 яшендә генә эштән туктый. 20 сыерны кул белән сауган чакларын әле дә онытмый ул. 1975 елда гына машина белән сава башлыйлар алар. Аннан соң тагын 7 ел ындыр табагында хезмәт куя ул. Шулай итеп, 75 яшендә генә “лаеклы ялга чыга”. Озак еллар аларда колхозга эшкә кайткан кызлар һәм егетләр фатирга керәләр. Аларны башлы-күзле итеп, күбесен авылда килен итеп калдыра Әсфия апа. 100 яше белән котларга шул кызлар да килгәннәр иде. Җәлилдә яшәүче Рәйхан Кәлимуллинаның тормыш иптәше Рәис абый шигырь юллаган. Карашайдан Әлфия апа юмористик шигырь юллары белән тәбрикләде.
- Санап утырдым әле беркөнне. Миндә 16 кыз һәм 4 егет яшәгәннәр икән. Барысы да бүгенге көндә дә хәлемне белешеп торалар, хөрмәтләп китәләр, - диде юбиляр.
Улларын, киленнәрен дә бик мактады Әсфия апа, онык-оныкчыкларын да телдән төшермәде. “Барысы да “әнкәй” дип дәшәләр, бездә “әби” юк”, - диде. Гомер иткән йортын төзекләндергәннәре өчен дә рәхмәтен әйтте. Ул яшәгән йортка мактау такталары да беркетелгән. Фидакарь хезмәте югары бәяләнеп, “Татарстанның атказанган сыер савучысы”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” дигән исемнәргә лаек булган.
Шигырьләр дә язган Әсфия апа. Тормыш юлы салынган дүртьюллыкларның бер егермесен яттан безгә дә сөйләде ул.
“... Иртә таңнан торып,
Ферма юлын таптадым.
Нинди авырлыклар күрсәм дә,
Алга таба атладым...
Ишегалдында – яшел чирәм,
Ничек йөрергә кирәк?
Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрнең
Кадерен белергә кирәк...”
Соңгылары күңелгә аеруча кереп калдылар. Әйе, егылган – тик торып баскан, сындырганнар – сынмаган ул. Нужа күрә-күрә булса да, һаман алга атлаган Әсфия апа бүгенге көндә дә тормыш итәргә тырышып, якты көнгә сөенеп, булганына шөкер итеп яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев