Алина хоккейны малайлар кебек үк оста уйный
Һәр кешенең шәхес буларак я уңышлылык сере формалашу чоры балалар бакчасы, мәктәп, көллият-техникум я булмаса югары уку йорты белән бәйле.
Монда әти-әниләр генә түгел, тәрбиячеләр, укытучылар, хәтта дуслар да әһәмиятле роль уйныйлар. Күпләр өчен алар белемле, акыллы булу үрнәге, әхлакый ориентир ролен үтәргә дә мөмкиннәр.
Күп кешенең тормышында мөһим урынны спорт алып тора. Әлбәттә, һәркем өчен ул, иң беренче чиратта, сәламәтлек, үз бәяңне күтәрү, рух ныклыгы, физик мөмкинлекләрне ачыклау, дисциплиналы булу өчен әһәмиятле. Ә кемнәрдер өчен спорт яшәү рәвеше, һөнәр буларак аерылгысыз бер өлешкә әверелә. Кайсы юнәлешне сайласа да, кешенең тормыш юлында үз тренеры була. Авыр вакытларда киңәшләрен бирүче, кирәк икән, ялкаулыкны җиңәргә өйрәтүче, җиңүләргә рухландыручы остазы. Аның образы гомер буе озата бара, хәтердә мәңге саклана һәм абруй казана.
Ел саен Россиядә 30 октябрь көнне тренер көне билгеләп үтелә. Әлеге көн бәйрәм исәпләнмәсә дә, ул инде 20 елдан артык тренерларны хөрмәтләү көне санала. Остазларны тәбрикләргә, аларга рәхмәт сүзләре җиткерергә җае да чыга.
Җәлил гимназиясенең 1 сыйныфы укучысы Алина Йомаголова хоккей белән шөгыльләнә. Аңа — 7 яшь. Ул — командада бердәнбер кыз. Әлеге спорт белән быел февраль аеннан гына ныклап мавыга башлаган.
- Ялларның берсендә без гаиләбез белән Боз сараена тимераякта шуарга бардык. Тиешле сәгатьтән алдарак килү сәбәпле, ике команданың хоккей уйнаганын күзәтергә туры килде. Аның берсе поселокның “Юность” командасы иде. Анда берничә таныш егет шөгыльләнә. Алина, зур кызыксыну белән, аларның уйнаганнарын күзәтте һәм үзебезнекеләр өчен җан атты. Ул көнне безнең егетләр җиңү яуладылар. Ярыш тәмамланганнан соң, без тимераякта шудык. Өйгә кайткач, кызым миңа үзенең хоккей белән шөгыльләнергә теләвен әйтте. “Әнием, хоккейны кызлар да уйныйлар микән?” — дип кызыксынды. “Әлбәттә, уйныйлар инде. Тик безнең Җәлилдә командага егетләр генә йөри, ахры”, — дип җавап бирдем. Ә берничә көннән тренер Андрей Размочаевның статусында хоккей командасына егетләр һәм кызлар чакырылуы хакында укыдым. Шуннан Алина беренче тапкыр түгәрәккә барды һәм хоккейга чынлап торып гашыйк булды, — диде спортчы кызыбызның әнисе Александра.
Алина хоккей белән яратып шөгыльләнә, аңа бик ошый. Аның әлеге спорт белән кызыксынуы көчле, характерындагы лидерлык сыйфатлары да ярдәм итә.
- Безнең командага нур өстәп торучы бердәнбер кызыбыз ул. Хоккей төрен сайлап, ул бер дә ялгышмагандыр, мөгаен, чөнки күңел биреп шөгыльләнә. Моның өчен анда сәләт тә бар. Барлык күнегүләрне вакытында эшли, егетләрдән бер дә калышмый. Капкага алкалар да кертә башлады, бик өметле уенчы күренә. Без аны саклап кына торабыз, егетләр хөрмәт итәләр. Бик төгәл, чиста-пөхтә кыз, тәртип ярата. Гаиләсе дә яхшы. Әнисе дә спортчы булган. Ул безнең әти-әниләр комитетын җитәкли. Ярышларда катнашу белән бәйле мәсьәләләрне дә аның белән бергәләшеп чишәбез, — диде кызның тренеры Ирек Хафизов.
Алинаның әтисе Рөстәм дә физкультура техникумы тәмамлаган. Кызы белән өйләрендә гимнастика белән шөгыльләнә икән. Әнисе дә спортны бик ярата, төрле ярышларда катнаша.
- Алина хоккей белән шөгыльләнә башлаганнан бирле, команда ике тапкыр икекөнлек турнирларда булды. Беренчесендә кызыбыз бүләккә “Иң яхшы уенчы шайбасы” алды. Ә икенчесендә ул статуэткага ия булды. Тренерлары Ирек Илгизәр улы — бик яхшы тренер. Ул балаларны уен техникасы һәм тактикасына гына өйрәтеп калмый, ә команда рухы, бердәмлек тәрбияли, дисциплинага өйрәтә. Ул үткәргән тренировкалар һәрвакыт кызыклы, бер-берсенә охшаш түгел, ә бу балаларга бик ошый. Тренерыбыз — үз эшенең остасы, көчен дә, вакытын да кызганмый, хезмәтен яратып башкара. Ул һәрвакыт дусларча уеннар оештыра, якын-тирә шәһәрләрдән дә командалар чакыра. Бу, үз чиратында, хоккейга йөрүчеләрне җиңүләргә рухландыра. Ярышлар карарга әти-әниләр дә теләп йөриләр. Без тренерыбызга олы рәхмәтле, — диде хоккейчы кызның әнисе.
Тренерлар Ирек Хафизов, Максим Данилов һәм Андрей Размочаев укучыларда хоккейга карата кызыксыну, кәшәкәле уенга мәхәббәт, рух ныклыгы, җиңүгә омтылыш тәрбияләргә тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев