САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлилдә СВО волонтерларын хөрмәтләделәр

Җәлил бистәсендә махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән оештырылган «Сушим-парим для СВОих» группасы волонтерлары «Бергә булыйк, бердәм булыйк!» исеме астында бәйрәм тантанасы үткәрделәр.

2024 ел башында оешкан группада, беренче көненнән үк актив волонтерлык эшчәнлеге алып барган, гуманитар ярдәм әзерләүгә үз өлешләрен керткән волонтерләрга Сарман районы башкарма комитетының беренче урынбасары Розалия Хөснимарданова район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Районның территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Эльмира Ибраһимова да тантанага күчтәнәчләр белән килгән иде. Җәлил бистәсе җирле үзидарә башлыгы Рафик Кәримов барлык волонтер кызларга бистә җитәкчелеге һәм уллары хәрби операциядә булган әти-әниләр исеменнән ихлас рәхмәтләрен әйтеп Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. "Сушим-парим для СВОих" группасы җитәкчесе Зөһрә Вәлиуллина, үз теләкләре белән берничә кешедән генә оешып киткән группада бүгенге көндә 170 актив волонтер булуын, фронттагы егетләребезгә 26000 коры аш комплектлары җибәрелүен һәм "кызларына" чиксез рәхмәтле булуын әйтеп узды.
Районыбыз җирлегендә хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү йөзеннән "Хәйрия концертларын" башлап җибәрүче, Җәлил мәдәният сарае каршында оешкан "Дуслык" ансамбле коллективы чыгышы кичәнең бизәге булып тордылар. Кичәне алып баручы - Республикабызның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина үз эшенең чын остасы, ансамбльгә йөрүче кызлар-егетләр тумыштан талантлылар. Аларның моңлы җырлары, такмаклы биюләре барчабыз өчендә якынлашып килүче Яңа ел бүләге булды. Бүгенге көндә ике улы да фронтта булган, иң актив волонтерларның берсе Ризидә Зиннатуллина йөрәк түреннән чыккан, үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.
Бистәбезнең татар хатын-кызлары "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе буларак хатын-кызларыбызга сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, кадерләп үстергән балаларыбызның тынычлыкта яшәүләрен телим, - диде Гүзәлия Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев