САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә яшь шахмат осталары ярышты

Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Җәлил поселогының шахмат клубында Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре Әлимов Әнвәр Касыйм улы истәлегенә башлангыч сыйныф укучылары командалары арасында икенче тапкыр шахмат турниры үткәрелде.

Яшь спортчыларны спорт ветераннары — тренерлар Ильяс Гарипов һәм Эльшат Вәлиәхмәтов сәламләделәр. Алар поселоктагы спорт тарихы, хезмәттәшләре турындагы якты хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларны лаеклы алмаш булырга чакырдылар. Чарада Әнвәр аганың улы Айрат катнашуы да ямь өстенә ямь булды. Ул да үзенең истәлекләрен сөйләде, малай һәм кызларны нык рухлы, ихтыяр көчле булырга өндәде, максатка барырга кирәклегенә басым ясады. Үзенең сүзен турнирны оештыручыларга рәхмәтеп белдереп тәмамлады. 
Кунаклардан соң сүз баш хөкемдар Геннадий Зыковка бирелде. Ул уенчыларга кабаттан уен кагыйдәләрен аңлатты һәм турнирны башлап җибәрде. 3 сәгатькә сузылган кискен көрәшнең нәтиҗәләре мондый булды. 
Командалар арасында: 
1 урын — икенче санлы Җәлил урта мәктәбе (1 нче команда)
2 урын — икенче санлы Җәлил урта мәктәбе (2 нче команда)
3 урын — Җәлил гимназиясе командасы
Шәхси беренчелек. Малайлар арасында:
1 урын — Эльдан Фәрхетдинов (икенче санлы Җәлил урта мәктәбе, 3 А сыйныфы)
2 урын —Сәид Сәхәбиев (икенче санлы Җәлил урта мәктәбе, 4 В сыйныфы)
3 урын: Егор Таах (икенче санлы урта Җәлил мәктәбе, 3 А сыйныфы), малайлар өчен уйнаучы Илсинә Әхмәтгалиева (икенче санлы Җәлил урта мәктәбе, 4 А сыйныфы)
Кызлар арасында:
1 урын —Амелия Хафизова (икенче санлы урта Җәлил мәктәбе, 4 А сыйныфы)
2 урын — Аиша Аитова (Җәлил гимназиясе, 4 А сыйныфы)
3 урын — Элина Галләмова (икенче санлы Җәлил урта мәктәбе, 4 А сыйныфы)
Нәтиҗәләр билгеле булуга, бүләкләүләр башланды. Җиңүче командалар яңа шахмат такталарына ия булды. Катнашучыларның һәммәсе истәлекле бүләк алды, ә иң яшь уенчыларга татлы приз тапшырылды. Бүләкләүгә нефтьчеләр идарәсенең профком рәисе Владимир Филимонов та зур өлеш кертте. Поселок һәм идарә өчен истәлекле бу елны спорт бәйрәме аның тарихын язучыларны искә алган бер бик матур чара булды. Безнең мондый шәхесләрне онытырга хакыбыз юк, аларның эшчәнлекләре турындагы хатирәләрне киләчәк буыннарга илтеп җиткерү — һәрберебезнең уртак бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев