САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилдә әтиләр ярыштылар

19 февраль көнне икенче санлы Җәлил мәктәбендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Әти булдыра» дип аталган гаилә бәйрәме үтте.

Әтиләр, ике командага бүленеп, 8 станциядә биремнәр үтәделәр. Стройга тезелү тәртибен дә, мәктәп программасын да искә төшерәсе булды әтиләргә. Тарих, география, рус һәм татар телләре, музыка, тормыш иминлеге нигезләре фәннәре белән бергә бәбәй төрү, пешеренү кебек осталыкларын күрсәттеләр команда әгъзалары. Бөтен сынауларны үтәгәч, әтиләр кабат мәктәпнең спорт залында җыелдылар һәм канат тартып та көч сынаштылар. Әтиләргә көч биреп торырга әниләр дә, балалар да килгәч, бәйрәм тагын да тантаналырак төс алды. Без бөтен катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
Әтиләр командалары станцияләр буйлап көч сынашканда, мәктәп ашханәсендә укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре, хезмәт ветераннар, «Ак калфак» җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гарипова белән бергәләшеп токмач әзерләделәр. Бу — Украинадагы сугышчыларыбызга бәйрәм бүләге.

Бүләккә күңел җылысы, ана мәхәббәте, туган якның шифасын өстисебез килде, — ди чарада катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев