САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлил хоккей тренеры профессиональ командалар өчен уенчылар әзерли

Дуслар! Ел саен без газетабыз битләрендә яңа сәхифәләргә, проектларга урын табабыз.

Быел да берничәсен тормышка ашырырга уйлыйбыз. Шундый проектларның берсе «Спорт, син – тормыш!» дип аталачак.
Аның кысаларында без районыбызның күренекле спортчылары, командалары турында язачакбыз, остазлар белән әңгәмә корачакбыз, спорт чараларын яктыртачакбыз. Сәламәт яшәү рәвешен үз итүче райондашларыбызның күбесенең исемнәре сезгә таныш булса да, проект аларның тормышына, казанышларына яңа күзлектән карарга ярдәм итәчәк, спортчыларның, командаларның уңышларына катнашлары булган тренерлар белән дә якыннанрак танышу мөмкинлеге артачак.
Сер түгел, районда хоккей популяр спорт төре санала. Аның белән олысы да, кечесе дә бик теләп шөгыльләнә. Булачак «Данис Зарипов»ларны үз эшләрен сөюче остазлар әзерлиләр. Алар җитәкчелегендә район хоккейчылары төрле дәрәҗәдәге турнирларда призлы урыннар алалар, җиңүләр яулыйлар, спорт исемнәренә һәм разрядларына ия булалар. Шундый остазларның берсе – Җәлил поселогында урнашкан районның икенче санлы спорт мәктәбе тренеры-укытучысы Андрей Размочаев. Без аның белән әңгәмә кордык.
Андрей Размочаев белән әңгәмәне район газетасының 17 январь саныннан укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев