Җәлил поселогы укучылары үз хокукларын һәм бурычларын беләләр
20 ноябрь – Балаларга хокукый ярдәм көне алдыннан Җәлил поселогы беренче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Э.Габдрахманова укучылар белән «Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән чара үткәрде. Аның максаты – укучыларның хокукый белемнәрен арттыру, аларны мәктәп уставы нигезендә беркетелгән хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру иде.
Чара барышында балалар төп төшенчәләр турында мәгълүмат алдылар. Әйтик, белем бирү учреждениесендә һәм сыйныфташлары алдында укучыларның нинди хокуклары һәм бурычлары бар, ни өчен мәктәп уставын һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк?
Чара бик кызыклы үтте. Укучылар сөйләшүләрдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, аларга җаваплар алдылар. Материалны яхшырак үзләштерү өчен, иҗади биремнәр эшләделәр – өйрәнгән материалны чагылдыручы памяткалар әзерләделәр.
Бу чара гади шөгыль генә булмады, чын мәгънәсендә юридик төшенчәләр дөньясына кызыклы сәяхәт тә булды. Ул балаларга мәктәп кагыйдәләрен үтәү, бер-береңне хөрмәт итүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев