САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил картлар интернат-йортында Өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр

Җәлил интернат-йортында тәрбияләнүчеләр дә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм иттеләр.

Быелгы 1 октябрь аеруча матур, кояшлы булды. 1991 елдан башлап, ул көн Өлкәннәр бәйрәме буларак танылу таба. Бер көн белән генә чикләнмичә, атна-ун көнгә сузылган бәйрәм өлкәннәребезне хөрмәтләү, тагын да зуррак игътибар күрсәтүгә багышлана.  

Безгә акыл-зирәк үрнәге булган, төпле тәрбия-киңәш биргән кадерле кешеләребез — әти-әниләребез, әби-бабайларыбызга карата мәхәббәтебезне белдертү өчен бик яхшы сәбәп тә ул. Дөрес, ул хөрмәт бәйрәмдә генә түгел, даими булса яхшырак. Бигрәк тә безгә гомер бүләк иткән кадерле затларга бурычыбыз түләп бетергесез зур.

Алтын көзләргә тагын да матурлык өстәүче бәйрәм көнен, әлбәттә, өлкәннәребез көтеп алалар. Балалар, оныклар котлый, хезмәт коллективларында да хөрмәтләү чаралары уза. “Бер күрешү — үзе бер гомер”, дип, юкка әйтмәгәннәр бит борынгылар. Бигрәк тә шунысын көтәләр өлкәннәребез. Беразга гына булса да, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, күрешеп, бер-берсенең хәлләрен белешеп, бергә хезмәт куйган елларын искә төшерү һәркайсын яшәртеп җибәрә, киләчәккә яшәү көче өсти. Күктән елмайган кояш та бу көнне рәхимлерәк карый, җилләрнең дә йомшагы исә.  

Картлык — шатлык түгел, дисәләр дә, нәкъ менә олыгаю, гомернең чираттагы этабына аяк басу бәхет, зур шатлык бүләк итә. Бу бит озын гомер итү өчен дә сәбәп булып тора. Күп авырлык күреп тә, йөз аклыгын, күңел матурлыгын саклаган ветераннарыбыз белән даими очрашып, алардан озак яшәү серләрен белешеп, сокланып, үрнәк алып кайтабыз. 

1 октябрь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да Өлкәннәр көненә багышланган бик җылы очрашу булды. Әлеге чара тормышларыбызга шөкер кылу, янәшәбездәге якыннарыбызның исән-сау булганына сөенү мөһимлеген тагын бер кат искәртте. Дөрес, язмыш чатында калган өлкәннәрне сыендыру йортында мәрхәмәтле коллектив тупланган, әмма, күпме генә кадер-хөрмәт күрсәтелсә дә, алар туган йорт җылысын алмаштыра алмыйлар. Ә хезмәткәрләрнең хезмәтләре исә — бәяләп бетергесез.

- Үз изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Бик олы эшләр башкарасыз, - диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, коллективка рәхмәт сүзләре җиткереп, интернат-йорттагы өлкәннәрне тәбрикләп.

Биредә агымдагы елда капиталь төзекләндерү эшләре дә башкарылды. Беренче катта өлешчә яшәү бүлмәләре, ашханә, аш-су бүлмәсе, юыну бүлмәсе ремонтланды. Хәзер интернатта аш-су әзерләү мөмкинлеге дә кайтарылды. Күләмле эшләр өчен Фәрит Мөнәвир улы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, депутатларга, олы йөрәкле җитәкчебез — хәзер РФ Дәүләт Думасы депутаты Шәфәгать Тәхаутдиновка рәхмәт сүзләре ирештерде.

Чарада катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров та эчкерсез хөрмәт хисләрен белдерде. 

- Хөрмәтле өлкәннәребез! Безнең яшәү, тормышыбыз сезнең хезмәткә нигезләнгән. Сезне акыл һәм зирәклек бәйрәме — Өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезнең үрнәктә без балаларыбызны тәрбиялибез. Хезмәтегезне дәвам итәр, киләчәгебез чәчәк атсын һәм матур гореф-гадәтләр буыннан-буынга күчсен өчен мөһим бу. Ныклы саулык, озын гомер, күңел күтәренкелеге, кадер-хөрмәт телим сезгә, - диде Рияз Фоат улы. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, поселок башлыгы Рафыйк Кәримов, Сарман хәзерләүләр конторасы директоры Дамир Галиев, интернат директоры Азалия Зарипова да өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерделәр.

Җәлил интернат-йорты республикада иң зур социаль оешмаларның берсе исәбендә йөри. Анда яшәүчеләр медицина, тормыш-көнкүреш, бөтен социаль хезмәтләрдән файдаланалар һәм һәрьяклап тәэмин ителгәннәр. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибар-хөрмәткә лаек, һәм шуны тоеп яшиләр дә алар. Бәйрәмдә өлкәннәребезгә бик күп рәхмәт сүзләре һәм бәйрәм сәламнәре яңгырады. Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре иң матур һәм дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев