Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Җәлил интернат-йорты проектта катнаша

Бу проект «СМОГУ-туры выходного дня» дип атала. Ул Рәсәй Президенты грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә куела. Проектның җитәкчесе – Баулы шәһәренең «Я СМОГУ» мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү автоном коммерцияле булмаган оешмасы рәисе Марат Ильясов. Максатчан төркем буларак, аны тормышка ашыруда Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр катнашалар.

- Аның кысаларында Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче 30 инвалидның иҗтимагый тормышта актив катнашу эшчәнлеге оештырыла. Проект командасы, ял я эш көннәрендә интернатка килеп, төрле чаралар үткәрәчәк. Моңа төрле физик күнегүләр ясау, автор тренажерларында физик сәламәтлекне ныгыту һәм хәрәкәт активлыгын яхшырту буенча турлар үткәрү керә. Әлеге тренажерлар Марат Ильясов тарафыннан уйлап табылган нәтиҗәле тренажерларның берсе санала. Алар ярдәмендә адаптив спортның яңа төре булдырылган һәм үсеш ала, - диде интернат-йорт директоры Азалия Зарипова.

Узган атнада интернатта проект кысаларында беренче чара уздырылды. Анда катнашучылар өчен “СМОГУкар” дип аталучы өч тренажер-машина алып килгәннәр. Максатчан төркем белән эшләүче белгечләрне дә алар белән идарә итәргә өйрәткәннәр. Проектта катнашучыларга уңайлы булсын өчен, уеннарның да күләмле форматтагыларын алып килгәннәр. Моннан тыш, медболлар, гимнастика фитболлары, футбол туплары, йога өчен спорт келәмнәре, теннис туплары, эспандерлар ярдәмендә шөгыльләнү мөмкинлеге булган. Ярышларда өчәр кешедән 11 команда катнашкан. Калганнары кул чабып, көч биреп торганнар. Нәтиҗә ясаган арада, барысы да тәмле күчтәнәчләр белән сыйланганнар. Һәр катнашучыга медаль, диплом, “Я СМОГУ” дип аталган брелок һәм истәлек бүләге тапшырылган.

Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының алдагы саннарында укыгыз.

Фотолар Җәлил интернат-йортының ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев