«Ак калфак»лылар файдалы сәфәр кылдылар
Гореф-гадәтләр елы кысаларында тәрбия кылулар дәвам итә.
Туган ягыбызның табигате-урман, елга, күл, чишмә, урманнары-күңелгә дәва, тәнгә шифа бирә. "Ак калфак"лылар Минзәлабаш авылы җирлегендә урнашкан Әүлия чишмәсенә — урман-тауларына файдалы сәфәр кылып, андагы һәммә файдалы үләннәр, агачлар, гөмбәләр, бөҗәкләр белән танышып, имән, каен себеркеләре бәйләргә өйрәнеп, болын чәчәкләреннән тәкыялар үреп, балалар-оныкларның жәйге ялларын күңелле үткәрәләр.
— Минзәләбаш апалары ачык йөзләре, тәмле телләре, учак коймагы һәм чәе белән кунак иттеләр, үзләрендә генә була торган үзенчәлекле һөнәрләргә безне дә өйрәттеләр, рәхмәт аларга, — диләр "Ак калфак"лылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев