Агач утырту акциясенә сарманлылар да кушылалар
1 апрельдән игълан ителгән санитар икеайлык кысаларында үзизоляция вакытында халык ихатасын, яшәгән территориясен чистарта, яшелләндерә.
“Җиңү волонтерлары” Бөтенрәсәй иҗтимагый хәрәкәте тәкъдиме белән старт алган Хәтер бакчасы #СадПамятиДома акциясенә сарманлылар да кушылалар.
- Яшәгән йортыбызның капка төбендә яшь наратлар утырттык, - диде Сарманда яшәүче Эльвира Кәлимуллина.
Хөрмәтле дуслар, ә сез агач утыртуга кушылдыгызмы? Фотоларыгызны безгә дә җибәрегез.
Альбина Сабирова язмасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев