САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

91 яшьлек Гаян апа газета алырга үзе килде 

91 яшьлек Гаян апа газета алырга үзе килде .

Сарман авылында яшәүче Гаян Раббаниева җәйдә, Алла боерса, 92 яшен тутыра. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул - һаман хәрәкәттә. 
- Аякларым йөреп торганда, бер саф һава сулап, урамнарның ямен күреп кайту булыр, дип чыктым әле мин дә, - ди ветеран. 
Бүген ул кызы Галия Гарипова белән редакциягә газета алырга килде. Бик зиһенле, барыбызны таныды, аралашты, хәлләребезне белеште ул, газетабызда чыккан язмаларны бик яратуын әйтте, уңышлы эшләр теләде. 
Без дә Гаян апага ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев